Социалист-революционерлар партиясенең татар комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 23 апреленнән августына кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга.

«Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы» газеталарының дәвамчысы.

Нашире һәм мөхәррире — М.Биккинин, 18 майдан — Х.Әбүзәров, фактик мөхәррире — Г.Исхакый.

Актив авторлары арасында — Г.Кариев, С.Рәмиев, Г.Тукай, Ф.Туктаров.

Юнәлеше

Чит илләр һәм гомумроссия хәбәрләре, җирле яңалыклар басыла, сәяси тематикага, татар теле һәм әдәбияты, мәгариф, театр мәсьәләләренә игътибар бирелә.

«Татар газеталары» сәхифәсендә гомумән вакытлы матбугатка да, «Йолдыз», «Вакыт», «Борһане тәрәккый», «Дума» һәм башка газеталардагы аерым мәкаләләргә дә бәя бирелә.

Июнь саны чыкканнан соң, редакциядә тентү уздырыла, тыелган басмалар табыла. Шуның белән бәйле рәвештә газета ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.