Биографиясе

1887 елның 10 мае, Оренбург шәһәре – 1972 ел,  Зеленодольск шәһәре.

Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң (1909), Буби мәдрәсәсендә рус теле укыта.

1911 елда «Бубилар эше» буенча кулга алына. 1911 елның маеннан 1913 елның сентябренә кадәр Казанда полиция күзәтчелеге астында яши.

1913 елда Вятка губернасына китә, «Буби» мәдрәсәсендә эшли, Иж-Байки авылында укыта (1914–1915).

1915–1917 елларда Рус Каргаш училищесендә (Әстерхан губернасының Сәетле авылы) укыта.

1917 елның сентябреннән рус-татар училищесе мөдире (Әстерхан шәһәре), Әстерхан губернасының халык мәгарифе органнарында җитәкчелек эшендә. 1923–1924 елларда укытучылар һәм эшчеләр курсларында укыта (Баку).

1925–1950 елларда Мәскәүдә яши, Мәскәү халык мәгарифе органнарында җәмәгать инспекторы вазифаларын башкара, вакытлы матбугатта хезмәттәшлек итә.

1950–1955 елларда – Ташкентта, 1955 елдан – Яшел Үзәндә. «Бәхетсез татар кызы» (1911), «Татар тәгассыб вә җәһаләтенең корбаны» (1911), «Азатлык корбаннары» (1919) һ.б. пьесалар авторы.

Кайбер пьесалары Казан һәм Әстерхан театрларында куела.

Хезмәтләре

Эш һәм белем: Әлифба. М., 1926 (автордаш).

Кызылармеец: Кызылармеецлар һәм допризывниклар өчен эш китабы. М., 1931.

Әдәбият

Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): Библиогр. сүзлек. Казан, 2005.