Биографиясе

1869 ел, хәзерге Дагстан Республикасы Аксай авылы – 1919 елның 8 октябре, шунда ук, Батайорт авылы.

Гарәпчә, татарча башлангыч белемне атасыннан ала. Мәдрәсә тәмамлагач мөгаллимлек итә, аннары зәркәнче булып эшли.

1905–1907 елларда Әстерхан, Оренбург, Казан шәһәрләрендә яши. Оренбургта «Вакыт» газетасы редакциясендә, Казанда Кәримовләр матбагасында эшли, «Казан мөхбире» газетасында языша. 1916–1917 елларда улы Зәйнелгабид белән бергә Хәсәүйорт авылында «Таңчулпан» дигән әдәби-драматик түгәрәк оештыра һәм шул исемдә журнал чыгара.

Большевиклар белән элемтә тоткан өчен Батырморзаев улы Зәйнелгабид белән бергә деникинчылар тарафыннан атып үтерелә.

Иҗаты

«Языкъ Габибатъ» («Бәхетсез Хәбибәт», 1910), «Гарун булан Зубайдат, яда Насипсиз Җанбике» («Һарун белән Зөбәйдә, яки Бәхетсез Җанбикә», 1912), «Давут булан Лайла» («Даут белән Ләйлә», 1914) исемле повестьлар авторы. Аларның татар мәгърифәтчеләре М.Акъегетзадә, З.Бигиев, Р.Фәхретдин, З.Һади әсәрләре йогынтысында язылуы мәгълүм. «Кавказ һәм бөтен Русиядәге хәлләр» поэмасында Г.Тукай поэзиясенең тәэсире нык сизелә.

Батырморзаев әсәрләрендә татар язучыларын да тирән борчыган милли мәгариф, мөселман хатын-кызларның хокукый хәле мәсьәләләре күтәрелә.

Әсәрләре

Батырмурзаев Н. Давут булан Лайла. Махачкала, 1965.

Әдәбият

Ганиева Р. Уртак кояшыбыз // Казан утлары. 1966. № 4.

Дациев А. Нухай Батырмурзаев. Махачкала, 1968.

Алиев С. Дорога в современность. Махачкала, 1977.

АкбиевС.-М.Х. Нухай Батырмурзаев и татарские прозаики-просветители // Связь времён и дружба литератур. Махачкала, 1985.

Автор - Р.К.Ганиева