Эчтәлек

Төрек язучысы Әхмәд Биҗанның абыйсы.

Гомер еллары: ? — 1451.

Гомеренең бер өлеше Төркиянең Галиболу шәһәрендә үтә. Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре буйлап сәяхәт кыла, бәйрәмия суфичылык борадәрлеге эшен дәвам иттерүче. Мөхәммәд пәйгәмбәрнең тормышы һәм дини эшчәнлеге турында дини-дидактик «Мөхәммәдия» поэмаcы авторы. XVIII йөздән поэма татар халкы арасында кулъязма нөсхәләрдә, басылган китаплар рәвешендә киң таралыш ала, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту әсбабы буларак файдаланыла.

Әдәбият     

Миңнегулов Х. Татар-төрек әдәби багланышлары // Татарстан. 1993. № 9; 

Әхмәтҗанов М.И. Урта гасыр төрек әдәбиятының татар халкында сакланган истәлекләре // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2004. № 1.