- РУС
- ТАТ
рәссам, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979)
1929 елның 28 августы, Куйбышев өлкәсенең Ставрополь районы Татарские Выселки авылы — 2009 елның 15 марты, Казан.
1947 елдан Казанда.
Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң (1952), РСФСР Сәнгать фондының Татарстан бүлегендә эшли.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960).
И.М. Хәлиуллов. «Минем кадерлеләрем». 1964 ел
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее
Хәлиуллов тарихи-революцион һәм көнкүреш жанрындагы татар тематик картиналарын үстерүгә зур өлеш кертә. Аның иҗатында халык тормышы чынбарлыгын чагылдырган революциягә, гражданнар сугышына, татар авылларында күмәк хуҗалык төзелешенә багышланган сюжетлар мөһим урын тота — «Ленинны беренче тапкыр кулга алу» (1952), «Крәстияннәр авыру Тукай янында» (1954), «Печән өсте» (1957), «Беренче бала» (1960), «Отряд китте» (1962), «Минем кадерлеләрем» (1964), «Җир хуҗалары» (1969), «Тарас Шевченко Казанда» (1970), «Хөсәен Ямашев дуслары арасында» (1974), «Комсомол туе», «Кызыл миләш (В.Шукшин истәлегенә)» (икесе дә — 1979), «Революция исеменнән», «Олау» (икесе дә — 1982), «1920 ел» (1989). Портретлар («Карт», 1956; «Әнием портреты», 1970), Идел буе, кара туфраклы булмаган төбәк, Балтыйк буе романтик пейзажлар («Нократ елгасы», 1953; «Татарстан пейзажы», 1959; «Балтыйк», 1962; «Салкын көн», 1978; «Имәнлек», 1979), натюрмортлар («Пәрәмәчләр белән натюрморт», 1968; «Гөмбәләр» (1969) авторы. Хәлиуллов нәкышенә киндер өслеккә рельефлык бирүче тыгыз сурәтләү техникасы, бай төсләр фактурасы, образлы-композиция чишелеше хас.
Республика (1952 елдан), Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадаларында ТАССР сынлы сәнгате (1957, 1980), «Совет Татарстаны» (Ленинград, 1972), «Зур Идел» (1964, 1969, 1980), «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1960), Германия Демократик Республикасында совет сәнгате (1978–79) күргәзмәләрендә катнаша. Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казанда А.М.Горький музеенда, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында һ.б. саклана.
Медальләр белән бүләкләнә.
И.М. Хәлиуллов. «Җир хуҗалары». 1969 ел
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее
Сагадеев А. Эпоха свершений // Вечерняя Казань. 1979. 26 сент.;
Новицкий А. Когда есть, что сказать // Советская Татария. 1983. 28 авг.;
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.