Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ягодный, Ягодный бистәсе исемнәре белән дә билгеле.

Халкы башта Зөя Успение Богородица монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук төзелешкә кирәкле агач белән сәүдә итү тарала.

1779 елгы иске агач чиркәү урынында Казан сәүдәгәре П.А.Прибытков акчасына, Зөя сәүдәгәре Ф.Т.Каменев катнашында (кирпечләр бирә), 1877–1882 елларда Ризоположения Господня чиркәве (псевдорус стилендә дини архитектура истәлеге; реставрацияләнә) төзелә. Аның приходына Волково, Гордеевка, Крутой Овраг, Ломовка һәм Чухманка авыллары карый.

1884 елда катнаш бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе ачыла, үз бинасында урнаша (1884 елда – 25 ир бала һәм 9 кыз бала, 1900 елда – 50 ир бала һәм 3 кыз бала, 1915 елда 38 ир бала һәм 24 кыз бала укый).

XX йөз башында су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 560 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (21 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Борнаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Спартак” колхозы оештырыла, 1957 елдан “Заря” колхозы (Татар Борнашы авылы) составында, 1970 елда “Свияга” совхозы итеп үзгәртелә, 1976 елдан – “Куралово” совхозы (Куралово авылы), 1979 елдан “Новая жизнь” совхозы (Татар Борнашы авылы) составында.

Хәзерге вакытта авыл территориясендә дачалар урнашкан.

Күренекле кешеләре

П.Я.Орешин (1907–1972) – Ворошилов исемендәге колхоз җитәкчесе (1953–1957 елларда), “Путь к коммунизму” үрнәк-тәҗрибә хуҗалыгы җитәкчесе (1957 елдан), СССР (1954–1958 елларда), ТАССР (1959–1963 елларда) Югары Советлары депутаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 96,
1782 елда – 119 ир-ат;
1859 елда – 291,
1908 елда – 373,
1920 елда – 450,
1926 елда – 402,
1938 елда – 300,
1949 елда – 198,
1958 елда – 129,
1970 елда – 17,
1979 елда – 13,
1989 елда – даими яшәүчеләр юк,
2002 елда – 1,
2010 елда – 5,
2017 елда – 1 кеше (руслар).