Эчтәлек

Кара урман — күпчелек тылсымлы татар әкиятләрендә, җырлар, бәетләр һәм кайбер әдәби әсәрләрдә теге яки бу хәлләрнең башкарылу урыны. Анда еш кына мөһим вакыйгалар була, геройлар көтелмәгән үзгәрешләр кичерә, тылсымлы җимеш бирә торган агачлар үсә, серле затлар яши (шүрәле, аҗдаһа, дию һ.б.). Кара урман аша герой башка бер дөньяга килеп чыга, еш кына Кара урман үзе икенче бер дөньяны гәүдәләндерә. Кара урманда була торган барлык сихри хәлләрнең классик үрнәкләре «Ак бүре» татар халык әкиятендә, «Лашманнар», «Лашман бәете» кебек халык бәетләрендә һ.б. фольклор әсәрләрендә чагылыш таба.

Лирик җырларда Кара урман образы гади халыкның авыр тормышын символлаштыра.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Әкиятләр. К., 1978. 2 кит.;

Татар халык иҗаты: Бәетләр. К., 1983;

Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. К., 1988.           

Автор  — Ф.И.Урманчеев