- РУС
- ТАТ
(археологик), Идел-Урал алды төбәгендә (якынча X йөз ахыры — XIII йөзнең беренче утызъеллыгы)
Атамасы X йөз ахырында Урта Уралдан Урал-Идел буйларының урман-дала җирләренә күченгән кабиләләргә нисбәтле Петрогром культурасыннан алынган.
Постпетрогром культурасы ядкәрләре беренче тапкыр 1970 еллар ахырында Е.П.Казаков тарафыннан тасвирлана. Постпетрогром культурасының мәдәни-тарихи комплексы охшашлык ягыннан Урта Урал археологик культураларына якын.
Постпетрогром кабиләләре Урал угорларына карый. Монгол яулары алдыннан (1230 еллар) венгр сәяхәтчесе Юлиан постпетрогром угорларын Биләр шәһәреннән «ике көнлек юлда», ихтимал, Зәй елгасының түбән агымы буенда очрата. Шул вакытка аларның венгр теленә якын телләре саклана. Өйләрдә яшиләр, әмма җир эшкәртмиләр, терлекчелек белән шөгыльләнәләр (мөгезле эре терлек һәм атлар өстенлек итә). Гадәттә, постпетрогром культурасы кабиләләре терлек көтү, балык тоту өчен уңайлы елга үзәннәрендә урнашканнар. Күпчелек очракта постпетрогром культурасына сай чокырлы, өсләренә курган өелгән каберләр хас. Мәетләр күбесенчә баш белән төньякка каратып җирләнгән, каберләргә сугыш кораллары һәм ат дирбияләре куелган. Керамика — йомры төпле, биек цилиндрик муенлы, тараксыман-шнур орнаменты белән бизәлгән, әвәләп ясалган балчык савытлар. Балчык эшләнмәләрнең измәсенә төелгән кабырчык кушылган. Шундый савыт-саба Идел болгарларының барлык археологик истәлекләрендә диярлек табыла. Шулай ук болгар-постпетрогром керамикасының гибрид үрнәкләре дә очрый.
Постпетрогром культурасы элементлары Чулман буе болгарларының X–XIII йөзләрдәге барлык торулыкларына хас. Татарстан территориясендә постпетрогром культурасы ядкәрләре Актаныш районының Татар Ямалы авылы, Мөслим районының Мәлләтамак авылы янында һ.б. урыннарда табыла.
Казаков Е.П. О происхождении и этнокультурной принадлежности памятников с гребенчато-шнуровой керамикой // Проблемы средневековой археологии Урала и Поволжья. Уфа, 1987;
шул ук. Древняя страна «паскатир» // Татарстан. 1993. № 9.
Автор — Е.П.Казаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.