Биографиясе

1947 елның 4 декабрендә Юдино районы Олы Ключи авылында туган.

1970 елда Казан университетын тәмамлый.

1970–1981 елларда Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында эшли (Бөгелмә шәһәре), нефть, газ һәм суны җыю, транспортлау һәм әзерләү бүлегендә сектор мөдире.

1981 елдан Кама инженерлык-икътисад академиясендә (хәзер Казан университетының Чаллы институты, Чаллы шәһәре), икътисадта математик модельләштерү һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре механика өлкәсенә, үзара катнашмаучан сыеклыкларның катлаулы дисперс системаларында күчерү процессларын математик модельләштерүгә карый.

А.К.Розенцвайг торба үткәргечләрдә һәм технологик аппаратларда су-нефть эмульсияләренең дисперс фазасын эреләндерү һәм аеруның рациональ гидродинамик параметрларын исәпләү методикасын эшли.

Үзара катнашмаучан сыеклыкларның гетероген системаларында җылылык һәм масса күчерү кебек катлаулы физик-химик процессларны анализлауга яңача якын килә.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Дробление капель в турбулентном сдвиговом потоке разбавленных жидкостных эмульсий // Прикладная механика и техн. физика. 1981. № 6.

Коалесценция дисперсной фазы жидкостных эмульсий // Журн. прикладной химии. 1986. № 10.

Структурный анализ механизмов взвешивания частиц в турбулентном потоке жидкостных дисперсных систем // Изв. вузов. Проблемы энергетики. 2003. № 9–10; Сопряжённое моделирование и конструирование пульсационных аппаратов. Казань, 2005 (автордаш).