- РУС
- ТАТ
Сәясәт эшлеклесе
1898 ел, Саратов губернасы – 1942 ел.
1914 елга кадәр Буа шәһәрендә (Сембер губернасы), аннан соң Казанда яши һәм укый.
Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, Бакуга китә. 1916 елда революцион эшчәнлеге өчен кулга алына. 1917–1918 елларда Бакуда татар эшчеләре арасында сәяси һәм мәдәни-агарту эше алып барган «Берлек» социал-демократик оешма секретаре.
1918 елның августында Әстерхан шәһәрендә яши. Әстерхан мөселман комиссариаты һәм РКП(б) Әстерхан губерна комитетының мөселман секциясе әгъзасы, «Көч», «Кызыл сөңге» газеталары мөхәррире.
1922–1925 елларда Казанда сәяси агарту системасында эшли.
Аннан соң Урта Азия Хәрби Округында (Ташкент) хезмәт итә.
1929 елдан Мәскәүдә – Кызыл Армиянең Баш сәяси идарәсендә.
Репрессияләр чоры корбаны.
Автор – Р.Г. Хәйретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.