Биографиясе

1888 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе Кыр Тәүгелдесе авылы – 1939 елның 25 августы, Амур өлкәсенең Свободный шәһәре.

Г.Ш.Шәрәф туганы.

Буа шәһәрендә мәдрәсә тәмамлаганнан соң (1905 ел), үзлегеннән белем ала: төрки, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Бер үк вакытта Санкт-Петербургтагы Казан һәм Мәскәү газеталарында хәбәрче булып эшли.

1917 елның апрелендә «Татар учагы» исемле студентлар түгәрәге вәкиле буларак Бөтенроссия мөселман гаскәриләре киңәшмәсендә (1917 ел, 27–30 апрель), Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтае эшендә (1917 ел, 1–11 май) катнаша, анда ул Милли Идарә әгъзасы итеп сайлана.

1918 елның февраль–апрель айларында «Шималь ягы» (Петроград) газетасы нашире һәм мөхәррире; мөселманнарга «Госман Коръәнен» тапшыруда катнаша.

1920–1930 елларда Казанда журналистика һәм фәнни тәрҗемә белән шөгыльләнә, татар теленә табигыять һәм техник фәннәрдән дәреслекләр тәрҗемә итә.

1934 елдан Ленинградта: СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр; В.А.Зәбиров белән бергә СССР халыклары тарихы буенча кулъязма чыганаклар өйрәнә. Бер үк вакытта Тарих-археография институтында эшли.

1936 елда кулга алына, хезмәт белән төзәтү лагерена 5 елга хөкем ителә; төрмәдә үлә.

Хезмәтләре татар халкының иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, этномәдәни тарихына карый.

Хезмәтләре

Авыл баласы. Казань, 1910.

Татарстан кантоннарында сәүдә-сәнәгать эшләре // Безнең юл. 1923. № 10/11; Зоология (Хайванат): 2 бүлектә. Казан, 1925 (автордаш).

Әзәрбайҗан һәм Кырым театрлары // Татар театры (1906–1926). Казань, 1926.

Атамалар тирәсендә // Мәгариф. 1928. № 1.

Әдәбият

Сәгыйдова Э. Галим, педагог, журналист... // Казан утлары. 1990. № 1.

Люди и судьбы: Биобиблиогр. словарь востоковедов – жертв политического террора в советский период (1917–1991). СПб., 2003.

Автор – Җ.С.Миңнуллин