2 меңгә якын төре билгеле, бөтен Җир шарында, күбесенчә тропик һәм субтропикларда таралган.

ТР территориясендә 11 төре: саз сөтлегәне (E.palustris), чуклы сөтлегән (E.semivillosa), чыбыксыман сөтлегән (E. virgata) барлык районнарда очрый; күгелҗем сөтлегән (E. caesia), очлы сөтлегән (E. esula), рус сөтлегәне (E. rossica) һәм башка — сирәк төрләр. Кырларда, юл буйларында, куаклар арасында, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсә.

2 м га кадәр биеклектәге бер- яки күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, озынча формада. Чәчәкләре күрексез, саргылт-яшел төстә, бер җенесле, вак, бер ана һәм 10–12 ата чәчәкләрдән торучы чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — өч оялы тартмачык. Май–августта чәчәк ата. Җимешләре июньнең 2 нче яртысы – августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамыр үрентеләре) белән үрчи.

Үсемлекнең барлык өлеше дә сөтчел сыекчалы, ул тирегә эләккән очракта, озак төзәлүче пешү, ялкынсыну җәрәхәтләре китереп чыгара. Үсемлектә сумала, сапонин, флавоноид, кумарин бар.

Халык медицинасында сөтлегән ревматизм, подагра һәм эч йомшарту чарасы буларак, сөялләрне бетерү өчен, гөмбә авырулары (аяк өчен ванналар) вакытында кулланыла.

Чыбыксыман сөтлегән, очлы сөтлегән, көнбагар сөтлегән (E. helioscopia) һәм башка — чүп үләннәр.

Гмелин сөтлегәне (E. gmelinii) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыбыксыман сөтлегән