- РУС
- ТАТ
Профсоюз эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое (1986)
1949 елның 22 октябрендә Курск өлкәсенең Хомутовск районы Хомутовка авылында туган.
Мәскәүдә һөнәри-техник училище тәмамлый (1967).
1967–1968 елларда Мәскәүнең 1 нче ситсы һәм 1970 елда тукыма ману фабрикаларында, 1970–1972 елларда Мәскәү өлкәсе Орехово-Зуево шәһәренең «Карболит» заводында слесарь булып эшли.
1972–1986 елларда КамАЗда: 1975 елдан башта – көйләүче-слесарьлар, соңыннан – ремонтчы-слесарьлар бригадиры. 1986–1989 елларда Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе. 1990–1992 елларда СССР ВЦСПСында эшли, соңрак Профсоюзларның гомуми конфедерациясе рәисе урынбасары була.
1986–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ике Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор – Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.