Биографиясе

1939 елның 1 апреле, Ленинград өлкәсенең Парголово районы Капитолово авылы — 2017 елның 27 июле, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1962), Полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында эшли (Пермь шәһәре).

1975–1993 елларда Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор (1977).

1997 елдан Казан энергетика университетында икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясенә һәм физик химиясенә карый.

Марченко җитәкчелегендә азот кислоталы целлюлоза эфирлары җитештерүнең күкерт кислотасыз экологик чиста процесслары, целлюлоза нитратлары җитештерүендә эшләнелгән кислоталы калдыкларның электрохимик регенерациясе, эффектив нитратлаучы системалар синтезлауның электрохимик ысулы булдырыла. Аның җитәкчелегендә яну һәм шартлау буенча үткәрелгән фундаменталь тикшеренүләр яну һәм шартлау чыганакларын (шул исәптән зур нефть химиясе һәм энергетика комплексларында, нефть һәм газ промыселларында) киңәйтмәүнең югары эффектив технологияләрен булдырырга ярдәм итә; кайбер төр артиллерия атышлары һәм якыннан торып сугышу системаларына зарядлар ясауны тәэмин итә.

Уйлап табуга 163 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Биосинтез и структура целлюлозы. М., 1985;

Физическая химия неводных растворов целлюлозы и её производных. М., 1991.

Әдәбият       

Современный интеллектуальный потенциал России. М., 1997. Т. 1.