Биографиясе

1885 елның 19 феврале, Чернигов губернасы, Новозыбково өязе Тимоновичи авылы — 1953 елның 9 апреле, Мәскәү.

1910 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1912 елдан Казан югары хатын-кызлар курсларында, 1919 елдан Казан университетының педагогика кафедрасы профессоры (1921).

Бер үк вакытта, 1918–1922 елларда Казан рус педагогия техникумы мөдире, 1922–1924 елларда татар икееллык педагогик курслар җитәкчесе. 1925 елдан Мәскәү индустриаль-педагогия институтында, 1943 елдан Мәскәү чит телләр институтында. 1930 елга кадәр укытучыларның Европа педагогика тарихы проблемалары белән шөгыльләнә. Я.А.Коменскийның педагогик хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итә һәм басмага әзерли.

Хезмәтләре  

К вопросу об объёме и содержании педагогического образования преподавания школы фабрично-заводского ученичества. М., 1928;

Ян Амос Коменский. М., 1953.

Әдәбият  

Кречетова Е.А. Архип Алексеевич Красновский // Советская педагогика. 1985. № 7;

Хабриева О.А. Архип Алексеевич Красновский. 1885–1953. К., 2004.