Биографиясе

1915 елның 15 июле, Украинаның Запорожье өлкәсе Мелитополь шәһәре – 1982 елның 13 июне, Казан.

Одесса университетын тәмамлый (1939). 1944–1955 елларда Луганск, 1955–1956 елларда Одесса педагогия институтларында, 1956–1964 елларда Одесса университетында укыта.

1964 елдан Казан университетында, 1967–1977 елларда икътисади география кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни хезмәтләре географик һәм терр. системаларга, аларның төзелеше һәм үсеше мәсьәләләренә карый.

Ул шәһәрнең матрицалы моделен төзү һәм шәһәр үсеше дәрәҗәләрен билгеләү ысулларын тәкъдим итә. Вузлар өчен язылган «Географиядә математик ысуллар» («Математические методы в географии», 1976) исемле уку әсбабы авторларының берсе.

Хезмәтләре

Математико-географические методы моделирования городских поселений. Казань, 1970 (автордаш).