XIV йөздә барлыкка килә. Баһаветдин Нәкышбәнди (1318–1389) нигез сала.

Мөселман дөньясында XV йөздән иң киң таралган (кадирийәдән соң) руханилар борәдәрлеге.

Россиянең Төньяк Кавказ, Идел буе һәм Урал алды төбәкләрендә тарала. Нәкышбәндийә әкренләп Идел буендагы башка руханилар борадәрлеген — Ясәвийәне (Ә.Ясәви нигез сала) кысрыклап чыгара, XVIII йөздән гамәлдә — Урта Азия дәүләтләре, аеруча Бохара һәм Сәмәрканд белән тыгыз элемтәләр урнаштыра.

Нәкышбәндийәнең төбәктәге үсеше 3 этапка бүленә:

1) башлангыч чоры — тәгълиматның Урта Азиядән Идел буена үтеп керүе;

2) XVIII йөз уртасыннан — тәгълиматның яңартылуы, ул нәкышбәндийә мөҗәддидийә дип йөртелә һәм А.Сирхинди (1624 елда вафат) эшчәнлеге белән бәйле була, татар-башкорт шәкертләре аның белән Урта Азиядә таныша;

3) XIX йөз ахыры — Идел буе һәм Урал алды төбәкләрендә нәкышбәндийәнең хамидийә юнәлеше тамыр җәя, бу тәгълимат Госманлылар империясеннән һәм Төньяк Кавказдан килә, ул үсеп килүче татар җәмгыятенең мәнфәгатьләре алышынуны чагылдыра. Бу тәгълимат намаз вакытында җырлау, бию кебек экстаз халәте, кычкырып зикер әйтү — намазга чакыру (эчтән зикер әйтү кулланыла), катгый демонстратив суфыйлык һәм хөҗрәдәге суфыйлык элементларының булмавы белән характерлана.

Үз чиратында борадәрлектә махсус психофизик күнекмәләр кулланыла, нәтиҗәдә остаз һәм шәкерт арасында бергәләп фикерләр туплау юлы белән рухи бердәмлек барлыкка килә.

Б.Вәисов, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, З.Рәсүлев, Г.Утыз-Имәни, Р.Фәхретдин, М.Хөсәенов, Г.Чокрый, Т.Ялчыгол төрле елларда борадәрлек әгъзалары булалар.

Әдәбият          

Ишмухамметов З.А. Социальная роль и эволюция ислама в Татарии. К., 1979;

Кемпер М. История суфизма в Поволжье и Приуралье // Мир ислама. 2005. № 1;

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1998. Вып. 1.