Мишә һәм Идел елгаларының субүләрендә урнашкан, Лаеш районы Пиголи авылыннан 1,9 км төньяктарак.

Су өслегенең мәйданы 3,1 га. Су күләме якынча 90 мең м3. Озынлыгы һәм киңлеге якынча 170 м. Уртача тирәнлеге 2,9 м, иң зур тирәнлеге 5 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Формасы түгәрәк.

Ярлары сөзәк, төньяк һәм көнбатыш өлешләрендә катнаш урман үсә.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.