Гомуми мәгълүмат

Екатеринбург шәһәреннән 100 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 1701 елда оештырыла.

Халкы – 172749 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6426 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Каменск-Уральскийга татарлар күпләп 1960 елларда күченеп киләләр, бу шушы чорда шәһәрдә сәнәгать һәм торак төзелешенең нык үсүе белән бәйле.

1998 елдан татар-башкорт мәдәни үзәге, «Дуслык» җыр үзешчән ансамбле эшли. «Күпмилләтле Каменск-Уральскийның сәнгать көзгесендә чагылышы» төбәк программасы нигезендә квартал саен Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә.

Каменск-Уральский шәһәренең үзәкләштерелгән китапханә системасының уналтынчы филиалы фондында татар телендә ун мең данәдән артык басма бар, 2002 елдан «Ил нуры» татар китабы клубы эшли, татар телен өйрәнү дәресләре үткәрелә, татар әдәбиятына багышланган чаралар оештырыла.

Шәһәрдә мөселманнарның «Азан» һәм «Рамазан» дини оешмалары бар. 1994 елдан мәчет эшли.

Ел саен Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрелә. 2000 елда Лингвистика көллиятендә татар телен өйрәнү төркеме булдырыла.