1963 елда Әзәрбайҗан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтының (ӘзНИИмаш) Казан филиалы буларак оештырыла. 1971 елда ТатНИИнефтемашка үзгәртелә, 1996 елдан — АҖ.

Нефть, газ һәм су чыгару, туплау, әзерләү, саклау һәм ташу; катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, углеводородлар чыгарганда һәм ташыганда әйләнә-тирә мохитне саклау; скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты, нефть чыгаруда авыр процессларны механикалаштыру җайланмаларын һәм күчмә нефть промыселы агрегатларын, җиһазларның төзеклеген тикшерү һәм төзәтү җиһазларын проектлау буенча тикшеренүләр үткәрә. ТР һәм РФ заводларында серияле җитештерү оештырыла: җиһазларның 500 дән артык төре җитештерелә (кайберләре чит илгә чыгарыла). РФдә беренче тапкыр диңгез скважиналарын үзләштерү җиһазлары комплексы эшләнә (Таз култыгы акваториясендә гамәлгә кертелә). Уйлап табуга һәм файдалы үрнәкләргә 600 гә якын авторлык таныклыгы һәм патенты алынган. «Татнефть» АҖдә гамәлгә кертелгән искергән шиннарны һәм резина калдыкларын утильләштерү комплексы эшләгән өчен, институт хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләге бирелә (2002). Институтның эшләре ТР Хөкүмәте бүләге (2004), РФА нең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге (2008), «Архимед-2006», Халыкара «Архимед» салонының 4 алтын һәм 4 көмеш медальләре белән билгеләнә.

200 дән артык кеше эшли.

Институт җитәкчеләре: И.А.Бувайло (1963–1982), У.К.Мөхәммәтҗанов (1982–1987), И.Г.Хисамиев (1987–1989), А.Ф.Садыйков (1989), М.В.Швецов (2018 елдан).