Әнҗерә елгасының уң кушылдыгы (Нократ елгасы бассейны).

Озынлыгы 12 км, бассейнының мәйданы 38,2 км2. Можга калкулыгыннан, Алабуга районында ага. Елга башы Югары Шурнәк авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Яковлево авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 68 м. Су җыелу мәйданындагы урман күләме 52%.

Вонюшка елгасының 1,2 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/c·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнга еллык су агып төшүнең уртача күпьеллык катламы елга тамагында 148 мм дан үрге агымында 185 мм га кадәр, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Вонюшка елгасы ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Вонюшка елгасы Алабуга аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.