Шәһәрләрдә мәхәллә җитештерү-һөнәрчелек яки катлау һәм нәсел-ыру билгеләре буенча оешкан, кайвакыт исемнәре дә шуңа туры килгән. Җәмәгать карамагындагы мәчет мәхәллә үзәге булып торган.

Элек авыл мәхәлләсендә үзидарә башлыгы вазифасы старостага (аксакал) йөкләнгән, сайлау вакытында аны тәкъдим итү хокукы еш кына имам-хатип кулында булган.

Идел буе Болгар дәүләтендә, Алтын Урдада, Казан ханлыгында мәхәлләнең социаль-сәяси формасы башка мөселман дәүләтләрендәге җәмгыятьләрдән бер ягы белән дә аерылмаган.

Татарларда мәхәлләнең роле Казан ханлыгы яуланганнан соң үзгәрә (1552). Мөселман җәмәгате XVI йөзнең уртасыннан XVIII йөзнең ахырына кадәр ябык конфессиональ җәмгыять төзелү аркасында гына исән кала. Мөселман халкының рухи ихтыяҗлары тулысынча читкә кагылган шартларда мәдәни һәм дини традицияләрне саклап калуда аның әһәмияте чиксез зур була.

Татар мәхәлләсе башка конфессиональ тирәлекнең (православие) турыдан-туры тәэсире нәтиҗәсендә үзенчәлекле сыйфатлар ала. Аерым алганда, берләштерүче административ хакимият структураларының булмавы нәтиҗәсендә, татар мәхәлләсен җитәкләгән мөселман руханиларының йогынтысы арта. Руханилар өстен хокуклы катлау булмый, ләкин, элек-электән килгәнчә, мөселманнарның гаилә-көнкүреш һәм мирас мөнәсәбәтләренә зур йогынты ясый. Үз бурычларын башкару белән бергә, җәмгыятькә шактый акча китергән мәхәллә мәктәпләре яки мәдрәсәләре мәхәлләнең мөһим институтларыннан санала.

Берләшмә әгъзалары яңа мәхәллә оештыру, руханилар сайлау, мәчет төзү (төзелеш уставына үзгәрешләр алдан килешеп кертелә) хокукына ия булган: моның өчен кимендә 200 ир-атның ризалыгы җиткән, мәчетләрне христиан дине корылмалары һәм яшәү урыннары һ.б. белән янәшә төзү тыелган.

Татар буржуазиясе барлыкка килү һәм үсеш алу нәтиҗәсендә җирле мөселман җәмгыятьләре тотрыклылана, административ-хуҗалык аппараты функцияләре үзгәрә: руханилардан тыш, аеруча абруйлы кешеләр арасыннан кайгыртучы — мөтәвәлли (кагыйдә буларак, эшләре алга киткән сәүдәгәр, авыл бае) җитәкчелегендәге мөтәвәллият сайлана. Сайлау мәхәлләнең барлык әгъзалары катнашында, ачыктан-ачык үткәрелә; аннары нәтиҗәсе нотариуста һәм Уфа шәһәрендәге Оренбург мөселман диния мәҗлесендә раслана.

Мөселман җәмгыятьләренең финанс мөстәкыйльлекләрен тәэмин итүдә хәйриячелек эше (XVIII йөздә — XX йөз башында иганәчеләр акчасына 17 мәчет төзелә), вакыф (кара Вакыф) милке (мәчет карамагына мәңгегә тапшырылган күчемле һәм күчемсез милек) зур әһәмияткә ия була. Октябрь революциясенә кадәр Казандагы барлык мәчетләрнең дә вакыф милке (табыш йортлары, кибетләр, җир кишәрлекләре рәвешендә һ.б.) була, алардан кергән табыш мәхәллә ихтыяҗларына тотыла.

Совет чорында мәхәллә институты гамәлдән чыга һәм 1990 елларда, СССР таркалганнан соң, мәчетләр тергезергә һәм төзергә керешкәч, мәхәллә яңадан оеша башлый.

2013 ел ахырына Татарстанда 1400 ләп мәхәллә эшли.

Әдәбият       

Коблов Я.Д. О магометанских муллах. К., 1998;

Мухаметшин Р.М. Ислам в обще­ственной и политической жизни татар и Татарстана в XX веке. К., 2005;

Хайрутдинов Р.Р., Салихов Р.Р. Исторические мечети Казани. К., 2005.

Автор — Р.М.Мөхәммәтшин