Крепостнойлыкка, Россиядә капитализм үсешенә каршы, патша самодержавиесен крәстиян революциясе ясап бәреп төшерүгә юнәлдерелгән була.

«Народниклык» термины еш кына «демократизм» сүзенең синонимы буларак кулланыла.

Народниклыкның нигезен социаль мөнәсәбәтләрнең башлангыч формасы итеп каралган крәстиян җәмгыятьләре һәм артельләренә таянырга омтылыш һәм Россияне капиталистик булмаган юл белән үстерү мөмкинлекләренә ышаныч тәшкил итә.

Хәрәкәткә нигез салучылар — А.И.Герцен, Н.Г.Чернышевский, идеологлары — М.А.Бакунин, П.Л.Лавров, П.Н.Ткачёв. Казанда беренче народниклык оешмалары XIX йөзнең 60 нчы елларында барлыкка килә. Шулар арасында: «Земля и воля» җәмгыятенең Казан бүлеге (әгъзалары — Г.Иловайский, Н.Кониченко, Ю.Мосолов, П.Ровинский, И.Умнов, А.Христофоров, Н.Шатилов һ.б.), «Студентлар клубы» (әгъзалары — К.Бургер, А.Петров, В.Полиновский һ.б.); 1870 еллар башында: Н.Я.Агафонов иҗтимагый-әдәби түгәрәге (әгъзалары — А.Гацисский, К.Лаврский, В.Малинин, В.Португалов һ.б.), Е.М.Овчинников (1872 елдан), П.А.Голубев (1876 елдан, әгъзалары — С.Вершинин, Л.Квашнин-Лойко, М. һәм С.Мышкиннар, Е.Печорин һ.б.) түгәрәкләре. Голубев түгәрәгенә А.М.Пешков (М.Горький) һәм Н.Е.Федосеев та йөри.

Әлеге оешмалар народниклык идеологиясен тарату белән шөгыльләнәләр. 1874 елда «халык арасына» чыгалар — «Хождение в народ» хәрәкәтендә катнашалар. Кайбер түгәрәкләр XIX йөз ахырына кадәр эшли.

XX йөз башында таркау народниклык оешмалары һәм түгәрәкләре җирлегендә Социалист-революционерлар партиясе барлыкка килә.

Әдәбият          

История Татарской АССР: С древнейших времён до наших дней. К., 1968;

Из истории Казанского революционного подполья 80-х годов XIX века. К., 1970;

Долгов Е.Б. Некоторые вопросы общественно-политического движения в Казанской губернии во второй половине XIX века // Историко-археологический сборник. Наб. Челны, 1996. Сб. 2.                                    

Автор — Е.Б.Долгов