Биографиясе

1905 елның 6 октябре, Орёл губернасы, Ливны өязе Югары Любовина авылы — 1982 ел, Казан.

1930 елда Мәскәү Н.Э. Бауман исемендәге югары техник училищене тәмамлый.

1930–1941 елларда һәм 1945–1951 елларда Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары электромеханика институтында эшли, гамәли механика кафедрасы мөдире (1945 елдан).

1951 елдан (бүленеп) Казан химия-технология институтының механизмнар һәм машиналар теориясе кафедрасында, профессор-консультант (1971–1976).

1960–1966 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында, машина детальләре һәм графика кафедрасы мөдире (1963 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре механизмнар һәм машиналар конструкциясе һәм теориясе нигезләренә, әйләнмә детальләрне баланслау мәсьәләләренә карый.

Шитиков машиналар төзү мәсьәләләрен: фәзаи механизмнарны, тешле тапшыргычларны, машиналарны тигезләндерүне, кече җисемнәр инерциясе моментларын, подшипник узеллары эше режимын билгеләүне һ.б.ны тикшерү белән шөгыльләнә. Роторларны тигезләндерүнең теоретик нигезләрен булдыручыларның берсе. Шитиков динамик баланслау өчен резо нанс типлы станокларны («Шитиков станоклары») эшли.

Уйлап табуга авторлык таныклыклары бар.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, башка орденнар; медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Динамическая балансировка роторов. М., 1951.