Олы Сөлчә елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10,1 км, бассейнының мәйданы 21,8 км2. Аксубай районы территориясеннән ага. Елга башы урман массивында, Пономаревка авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Татар Сөнчәлесе авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 145 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 28%.

Зирекле елгасының озынлыгы 0,8 км га кадәр булган 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,52 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елга еш кына бөтен озынлыгына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу агымы катламы 89 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 0,007 м3/с.

Суы бик каты; язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.