Биографиясе

1925 ел, Алабуга кантоны Бондюг Заводы поселогы , хәзерге Менделеевск шәһәре – 1943 елның 24 сентябре, Черкасск өлкәсе Канев районы Григоровка авылы.

1943 елга кадәр Бондюг химия заводының янгыннан саклану хезмәтендә эшли..

1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә. Шул ук елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасында 3 нче батальонының отделение командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 23 сентябрендә батырлык күрсәтә. Үз отделениесе башында беренче булып Днепр елгасын кичә. Украинаның Черкасск өлкәсе Канев районы Григоровка авылы янында дошманның 209,7 калкулыгындагы торак пунктын яулый. Гвардиячеләр, батальонның төп көчләре килеп җиткәнче, плацдармны үз кулларында тоталар. Плацдармны кире кайтару өчен берничә тапкыр контрһөҗүмгә күтәрелгән фашистлар зур югалту кичерәләр. Бу сугышта Бурмистров һәлак була. 

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бурмистровның бюсты Менделеевск шәһәре Геройлар аллеясында урнаштырылган. Алабуга һәм Менделеевск шәһрләре урамнарына аның исеме бирелгән. Менделеевск шәһәрендә ул укыган мәктәп диварында мемориаль такта куелган.

Әдәбият

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. I;

Шел парнишке в ту пору... Киев, 1985;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И.Н.Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с.;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 844, 849, 852;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.