Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Казан губернасының Лаеш өязе Анатыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Әшнәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Урняк» колхозы оештырыла. 1946 елдан поселокта – «Кызыл Үрнәк» колхозы, 1956 елгы мәгълүматлар буенча – Маленков исемендәге (үзәге – Кече Әшнәк авылы; соңрак Г.Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә), 1958 елдан – берләштерелгән «Кызыл Юл» (үзәге – Олы Әшнәк авылы), 1981 елдан – Коләхмәтов исемендәге колхозлар, 1993 елдан – «Олы Әшнәк», 1999 елдан «Әшнәк» авыл хуҗалыгы кооперативлары эшли.

Күренекле кешеләре

В.Н.Нуруллин (1935 елда туган) – язучы, ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Хөсни, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты.

Халык саны

1920 елда – 94,
1926 елда – 128,
1949 елда – 165,
1958 елда – 105,
1970 елда – 72,
1989 елда – 33,
2002 елда – 14 кеше (татарлар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.