Тарихы

1678 елдан Олы Шекше буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1038,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1924 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Эзмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931–1932 елларда «Правда» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Гыймадиев). 1957 елдан авылда – Киров исем. (авылда үзәк утар урнаша, хуҗалыкка шулай ук Кырбаш, Мичәнбаш авыллары керә; 1960 елда Эзмә, Иләбәр, Пүкәл, Өтернәс авылларын үз эченә алган Молотов исем. колхоз кушыла), 1991 елдан – бүленеп чыккан «Олыяз» колхозы, 1993 елдан – шул ук исемдәге крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2008 елдан – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – К.Р. Хуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы (умартачылык), 2015 елдан шулай ук Р.Г. Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923–2014 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1967 елдан, 1997 елда яңа бина төзелә), «Чәчкә» балалар бакчасы (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2007 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.А.Исламгалиев (1945 елда туган) – токарь, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 77 ир-ат;
1859 елда – 518,
1897 елда – 671,
1908 елда – 847,
1920 елда – 768,
1926 елда – 683,
1938 елда – 817,
1949 елда – 562,
1970 елда – 394,
1979 елда – 369,
1989 елда – 314,
2002 елда – 333,
2010 елда – 326,
2020 елда – 346 кеше (татарлар).