Эчтәлек

1894 елда элегрәк китап басу эше белән бөтенләй шөгыльләнмәгән теш табибе Бронислав Людвигович Домбровский барлык җиһазлары белән Г.М.Вечеслав басмаханәсен сатып ала. Ул полиграфия басмаларының сыйфатлы башкарылуын тәэмин итүче белемле оста хезмәткәрләрне үзләренең эш урыннарында калдыра.

1898 елда басмаханәдә – 38, 1915 елда 45 хезмәткәр була.

1894–1900 елда анда татар телендә 1,5 млн. тираж белән 173 исемдә китап, башлыча, әлифбалар, уку китаплары, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, Ф.Хәмди, Һ.Максуди, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими хезмәтләре, геометрия һәм тарих дәреслекләре, Коръәннең 10 басмасы, 6 догалык һәм башка дини-әхлакый эчтәлекле китаплар нәшер ителә. Татар телендә иң күп китап (45 басма) 1899 елда чыга.

Башлыча, татар нашире М.Г.Кадыйров һәм Шәмсетдин Хөсәенов варислары заказлар бирә.

Татар телендә А.С.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны», Л.Н.Толстой хикәяләренең 5 җыентыгы, Г.Х.Андерсен «Әкиятләр»е, Г.Рәшиди, М.Гафури, Ф.Кәрими, Ф.Халиди хикәяләре, шулай ук казакъ телендә китаплар басылып чыга. 1917елга кадәр 6 миллионга якын тираж белән 624 исемдә татар китабы нәшер ителә.

1899 елның сентябреннән басмаханәдә Казан руханилар академиясе һәм Изге Гурий борадәрлеге хезмәтләре, «Известия по Казанской епархии», «Православный собеседник» журналлары, Г.С.Саблуков тәрҗемәсендә Коръән, чуаш телендә «Хыпар» газетасы, П.М.Дуль­скийның «Иске Казан истәлекләре» («Памятники Казанской старины», 1914 ел) исемле китабы басылып чыга. Әлеге басмалар «Үзәк басмаханә» исеме белән чыгарыла.

Советлар хакимияте тарафыннан дәүләт карамагына алына.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974;

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казань, 1983.