Тарихы

Авыл 1704 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Каратлы Елга исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1852 елда мулла И.Мадьяров башлангычы белән авылда беренче мәдрәсә ачыла (XIX йөз ахырында анда 150 артык шәкерт белем ала). 1913 елда яңа ысуллы икенче мәдрәсә ачыла, анда мөддәрис М.Латыйпов укыта.

ХХ йөз башында авылда 5 мәчет, 2 мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6338 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чалпы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1925 елда авылда – «Парижская коммуна» коммунасы (беренче рәисе – Г.Бакиров), 1930 елда «Коммунага» колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Тимкин). 1959 елда аның составына – «Камышлы» колхозы (Камышлы авылы) һәм «Ирекле» колхозы (Ирекле авылы) керә. 1961 елда –«Коммунизмга», 1990 елда «Чалпы» итеп үзгәртелә. 1988 елда Камышлы һәм Ирекле авыллары «Коммунага» колхозы составыннан чыгалар. 2007 елдан «Чалпы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Авыл үсешенә колхоз рәисләре С.Ш.Аппаков (1961–1981 елларда) һәм И.С.Гыйләҗев зур өлеш кертәләр.

1936 елда Чалпы машина-трактор станциясе оештырыла (беренче директоры – К.Заһретдинов).

Хәзер халкы күбесенчә «Чалпы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Гәрәев», «Гафаров», «Динмөхәммәтов» фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда – амбулатория, 1954 елда бала тудыру бүлеге булган 20 урынлы участок хастаханәсе ачыла (1974 елдан – элекке мәктәп бинасында, 1987 елдан мәктәп интернатының ике катлы бинасында урнаша, шунда ук колхозчылар өчен профилакторий ачыла).

2002 елда хастаханә нигезендә реабилитация үзәге ачыла, 2005 елдан 40 урынлы «Өмет» реабилитация үзәге.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (башта М.Латыйпов мәдрәсәсенең таш бинасында урнаша, 1925 елда агач бина төзелә), 1931 елда – җидееллык, 1939 елда – сигезьеллык, 1941 елда –җидееллык, 1950 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Язучы Атилла Расихның әтисе Кадыйр Рәсүлев мәктәптә француз теле укыта. Баланлы Бүләк, Буралы, Ирекле, Каенлы Күл, Камышлы, Кызыл Йолдыз, Кызыл Чишмә, Мәндәй, Наратлы, Татар Шуганы, Урсай, Чубар Абдул, Чулпан авылларыннан да балалар укый.

1998 елда мәктәпкә, 34 ел буе (1950–1984 елларда) аның директоры булган С.Салихов (1923–1984) исеме бирелә. Ул эшләгән вакытта ике катлы кирпеч мәктәп бинасы (1973), ике катлы кирпеч интернат, укытучылар өчен торак йортлар төзелә.

1967 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли (нигез салучы – З.Мортазин). Музей фондларында 300 артык саклау берәмлеге тупланган. Экспозиция төбәк тарихы, археология, нумизматика, Бөек Ватан сугышына багышлана.

1938 елда авылда китапханә эшли башлый (башта авыл советы бинасында урнаша, 1958 елдан – яңа бинада, 1980 еллдан – мәдәният йорты бинасында). 1935 елда мәчетнең элекке бинасында клуб ачыла.

1930 елда, авылдан куылган кулак Ф.Мөхәммәдиев йортында балалар бакчасы оештырыла, 1944 елдан элекке мәчет бинасында урнаша, 1967 елда – махсус бина, 1977 елда ике катлы яңа бина төзелә.

1977 елда авылда музыка мәктәбе ачыла (2003 елдан – Азнакай балалар музыка мәктәбе филиалы, 2004 елда филиал балалар сәнгать мәктәбе статусын ала).

Авылда мәдәният йорты (бина 1976 елда төзелә), амбулатория, урта мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, «Өмет» реабилитация үзәге эшли.

1989 елда элекке мәктәп бинасында мәчет ачыла, 2008 елда «Гыйрфан» мәчете төзелә.

1921 елда совет хакимияте дошманнары тарафыннан үтерелгән, авылда беренче комсомолец – З.К.Кәлимуллинга 1967 елда авылда һәйкәл куела.

Авыл янында Иске Чалпы урта гасырлар торулыгы (керәч, 3 кабер ташы) һәм Чалпы соңгы дәвер урта гасырлар торулыгы табыла. XVIII–XIX йөзләргә караган 90 артык кабер ташы булган иске зират сакланган.

Күренекле кешеләре

И.С.Гәрәев (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Ф.Ш.Кәримов (1932 елда туган) – механизатор, Социалистик Хезмәт Герое;

Ф.Ә.Шәймәрданов (1929–2008) – идарә электрон системалары өлкәсендәге галим, техник фәннәр докторы, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Башкорт Автономияле Совет Социиалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе, РСФСРның атказанган уйлап табучысы;

Таҗетдин Ялчыгол (1763–1838) – тарихчы, язучы.

Халык саны

1795е лда – 350,
1859 елда – 706,
1889 елда – 2825,
1897 елда – 2885,
1910 елда – 3518,
1920 елда – 3678,
1926 елда – 2322,
1938 елда – 1382,
1949 елда – 1378,
1958 елда – 1457,
1970 елда – 1488,
1979 елда – 1236,
1989 елда – 1038,
2002 елда – 935,
2010 елда – 818,
2015 елда – 862 кеше (татарлар).