Биографиясе

1907 елның 7 октябре, Казан — 1986 елның 25 мае, Мәскәү.

Н.А.Ливанов улы.

Россия электроэнцефалографиясенә нигез салучыларның берсе.

Казан университетын тәмамлый (1931).

1933 елдан Мәскәүдә: Баш мие институтында (1933–46), Патология һәм интоксикацияләр терапиясе институтында (1947–1948), СССР МФАнең Биофизика институтында (1949–1960) лабораторияләр мөдире; 1961 елдан СССР ФАнең Югары нерв эшчәнлеге һәм нейрофизиология институтында.

Төп хезмәтләре баш миенең зур ярымшарлары кабыгында гадәти һәм патологик халәттә барган биоэлектрик күренешләрне тикшерүгә карый. Ливанов төрле ялкынсынулар вакытында электроэнцефалограмманың аерым ешлыктагы компонентлары динамикасын һәм функциональ әһәмиятен күрсәтә. Электроэнцефалоскопия алымын эшли һәм тәкъдим итә (1960), ул исә баш миенең зур ярымшарлары кабыгының бөтен өслеге буенча бер үк вакытта узучы биоэлектрик процессларга җентекле анализ үткәрергә мөмкинлек бирә.

Беренче булып баш мие кабыгының биоэлектрик тирбәнүләрен тикшерүдә — математик анализ алымнары, экспериментлар үткәрүдә электрон хисаплау машиналары (ЭВМ) куллана. Нурлар патологиясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ливановның теоретик эшкәртмәләре һәм методик ысуллары нейропсихиатрия клиникаларында, клиник (космик) һәм авиация медицинасында диагноз кую өчен кулланыла.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән И.П.Павлов исемендәге алтын медаль белән бүләкләнә. СССР Дәүләт бүләге лауреаты (вафатыннан соң, 1987).

Хезмәтләре

Электроэнцефалоскопия. М., 1960 (автордаш);

Некоторые проблемы действия ионизирующей радиации на нервную систему. М., 1962;

Пространственная организация процессов головного мозга. М., 1972.

Әдәбият

Современные проблемы электрофизиологии центральной нервной системы. М., 1967.