- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы культуралары һәм пар җиренең еллар һәм басулар буенча фәнни нигезләнеп аралашуы; игенчелек системасының нигезе
Авыл хуҗалыгы культуралары һәм пар җиренең билгеләнгән эзлеклелектә чәчү әйләнешенең һәр басуы аша узган чоры ротация дип атала.
1930 елларга кадәр Татарстан территориясендә нигездә өч басулы чәчү әйләнеше була (пар – арыш – язгы бөртекле культуралар), күп басулы чәчү әйләнеше чәчү мәйданының бары тик 4% ын гына тәшкил итә (1927). Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү башлану белән акрынлап күп басулы чәчү әйләнеше кертелә башлый, кырларга күпьеллык үләннәр (терлек азыгы культуралары), сөрүле һәм техник культуралар чәчелә.
Алдагы елда басуларны биләгән авыл хуҗалыгы культуралары һәм парлар элгәрләр дип атала. Туфрак үзлекләренә һәм уңышка тәэсир итү дәрәҗәсе буенча аларны берничә төркемгә берләштерәләр: чиста (кара, иртә), биләүле пар, кулисалы пар (аларның уңай тәэсире 2–3 ел дәвам итә). Көзге культуралар (арыш, бодай, тритикале) сызма, язгы бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, ярма культуралар, күпьеллык үләннәр өчен яхшы элгәрләр булып тора; сызма культуралар (шикәр чөгендере, бәрәңге, кукуруз) барлык язгы бөртекле культуралар өчен кыйммәтле элгәрләр (аларның уңай тәэсире 2 ел бара); язгы бөртеклеләр һәм ярма культуралары бодай, арпа, солы, тары, карабодай) шул ук төркемдәге башка культуралар өчен канәгатьләнерлек элгәрләр; бөртекле-кузаклы культуралар (борчак, вика) барлык язгы һәм көзге культуралар өчен яхшы элгәрләр (аларның уңай тәэсире 2 ел дәвам итә); күпьеллык үләннәр (люцерна, клевер, донник, эспарцет), беренче чиратта, кыйммәтле азык һәм техник культуралар өчен элгәрләр буларак кулланылалар: бодай, бәрәңге, җитен, тары, кукурузга (аларның уңай тәэсире 3–5 ел дәвам итә).
3 тип чәчү әйләнеше классификацияләнә: басу чәчү әйләнеше, терлек азыгы чәчү әйләнеше, махсус чәчү әйләнеше. Басу чәчү әйләнешендә чәчүлек мәйданның күп өлешен бөртеклеләр, техник культуралар, бәрәңге били, терлек азыгы чәчү әйләнешендә чәчүлек мәйданының яртысыннан артыгы терлек азыгы культураларына бирелә; махсус чәчү әйләнешендә аерым шартлар һәм технологияләр таләп итүче культуралар үстерелә (яшелчә, бәрәңге, шикәр чөгендере).
Авыл хуҗалыгы культуралары һәм пар җирләре нисбәте буенча чәчү әйләнешен бөртекле-пар, бөртекле-пар-сөрүле, бөртекле-үләнле, бөртекле-сөрүле, үләнле-басулы, үләнле-сөрүле, сидераль, , бөртекле-үләнле-сөрүле һәм сөрүле төрләргә бүләләр.
Республикада чәчү әйләнешенең теоретик мәсьәләләре Казан аграр университеты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм башка фәнни учреждениеләр галимнәре тарафыннан тикшерелә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчү әйләнешен гадәттә оештыру-хуҗалык планын төзү белән бер вакытта проектлаштыралар. Бу эш республика «Җир» акционерлык җәмгыяте кадастр үзәге тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашында уздырыла. Климат һәм туфрак-гидрология шартлары, туфрак картасы, агрохимия картограммалары өйрәнелә, хуҗалык эчендәге җир төзелеше планнары һәм файдалану җирләренең трансформацияләре, чәчүлек мәйданнарының структурасы төзелә. Расланганнан соң проект территориягә күчерелә һәм чәчү әйләнеше басуларының чикләрен билгелиләр. Чәчү әйләнеше 2–3 ел дәвамында үзләштерелә. Һәр культура проектта каралган, чикләре сакланган басуларда чәчелгәндә чәчү әйләнеше үзләштерелгән дип санала.
Зиганшин А.А., Павлов М.И. Системы земледелия и севооборота в Татарской АССР // Системы земледелия и севообороты основных зон Российской Федерации. М., 1968.
Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000.
Севооборот – основной биологический фактор ресурсосберегающих технологий и повышения эффективности земледелия в современных условиях // Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч. 1. Земледелие и растениеводство. Казань, 2005.
Автор – И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.