Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 2084,27 кв.км. Үзәге – Николаевка поселогы (Ульяновск шәһәреннән 198 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24422 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 6986 кеше. Алар, тупланып, XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнгән Әхмәтле, Олы Черкиле һәм Татар Сайманы (элек Олы Сайман татар-чуаш авылы) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елгы революциягә кадәр мәчет һәм мәдрәсәләр эшли. 1966 елда Әхмәтле авылында төбәк тарихы музее ачыла.

Хәзерге вакытта Әхмәтле, Олы Черкиле һәм Татар Сайманы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак өйрәнелә. Олы Черкиле мәктәбе «Белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру максатында Идел буе татарларының этномәдәни потенциалын гамәлгә ашыру» темасы буенча инновацион процессларны үстерү өлкә программасына кертелгән. Мәктәптә ел саен татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелә.

Районда милли мәдәни-агарту автономиясенең җирле бүлекчәсе эшли (рәисе – Т.К.Биктимеров). Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәмнәре үткәрелә.

Районда сигез мәчет эшли. Район территориясендә Канадейка авылы янында Болгар шәһәре калдыклары сакланган.

Күренекле кешеләре

  • Николаевка районында сәүдәгәр, нашир һәм җәмәгать эшлеклеләре Кәримовлар нәселе вәкилләре,
  • тел галиме һәм журналист Г.Ш.Нугайбәк,
  • генерал‑майор, юридик фәннәр докторы М.Р.Йосыпов (барысы да – Олы Черкиле авылы),
  • шагыйрь һәм журналист М.С.Алмаев (Татар Сайманы авылы) туган.