Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1937 елда оештырыла. Мәйданы – 925,5 кв.км. Үзәге – Атюрьево авылы (Саранск шәһәреннән 143 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 8674 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 558 кеше (2010 елда – 589 кеше). Алар, башлыча, Олы Шуструй, Түбән Пешлә, Усть-Рахмановка, Югары Пешлә, Татар Велязьмасы һәм Татар Тенише авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Атюрьево районында татар авыллары XVI йөзнең икенче яртысында барлыкка килә. Алар, нигездә, Темников чик буе киртәсен саклаучы йомышлы крәстияннәрдән тора.

XX йөз башында Түбән Пешлә һәм Усть-Рахмановка (икешәр), Олы Шуструй, Югары Пешлә, Татар Велязьмасы, Татар Тенише, авылларында мәчетләр эшли. Түбән Пешлә авылында биш йөз укучыга исәпләнгән зур мәдрәсә эшли, анда булачак шагыйрь Һади Такташ укыган.

Хәзерге вакытта Усть-Рахмановка авылында яңа мәчет төзелә, Олы Шуструй һәм Түбән Пешлә авылларында мәчетләр яңадан торгызыла (2011 ел).

Усть-Рахмановка авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Татар үзешчән коллективлары: «Дуслык» ветераннар ансамбле (Олы Шуструй авылы) һәм «Умырзая» ансамбле (Усть-Рахмановка авылы) эшли.

Күренекле кешеләре

Атюрьево районында ТАССРның беренче юстиция наркомнарының берсе Х.Р.Палютин (Югары Пешлә авылы), язучы Ф.Н.Агиев (Татар Тенише авылы), техник фәннәр докторы З.И.Сүнәев (Татар Велязьмасы авылы) туган.