Чын исем-фамилиясе Рәшидов Кәрим Рәшид улы.

Биографиясе

1905 елның 21 гыйнвары (3 феврале), Таврия губернасы, Кизләү өязе Җаманак авылы – 1965 елның 1 августы, Алабуга шәһәре.

Кырымтатар һәм рус телләрендә яза.

1934 елда Симферополь педагогика институтын тәмамлый. 1941 елга кадәр Бакчасарай шәһәрендә яши.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Туган җиреннән мәҗбүри сөрелүгә дучар була.

1944 елда Сәмәрканд университетында укыта, 1945 елдан Алабуга педагогия институтында.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1924 елда «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталарында, «Элгәре» журналында дөнья күрә.

Бакчасарайда басылып чыккан «Азадлыкъ йырлары» (1927 ел), «Балаларга Ленин акъкында» (1939 ел), «Ананынъ йыры» (1940 ел), «Бахытлы халкънынъ йырлары» (1940 ел) һәм «Достларга» (Ташкент, 1978 ел) шигъри җыентыклар авторы.

Кырымтатар фольклорын өйрәнү һәм бастырып чыгару белән шөгыльләнә. Кырымтатар шагыйрьләре Х.Туктаргази, У.Инчи иҗатларын өйрәнә.

Аерым хезмәтләре Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил иҗатларына багышлана.

Әдәбият

Крымскотатарская энциклопедия. Симферополь, 1993;

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986.

Автор – Р.Х.Ганиев