Эчтәлек

Кафедралар каршында ярдәмче уку учреждениеләре, шул исәптән сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы каршында Борынгы истәлекләр һәм сәнгать (борынгы һәм яңа сәнгать әсәрләренең күчермәләре) музеен оештыру кирәклеге университетның 1864 елгы Уставында әйтелә. Музей эшен алып бару өчен ел саен махсус акча бүлеп бирелә.

1880 еллар уртасына кадәр тарих-филология факультетында составында элеккеге рәсем классындагы сынлы сәнгать, графика әсәрләре, скульптуралар коллекциясе сакланган этнография, борынгы истәлекләр һәм нәфис сәнгать музее эшләп килә. 1887 елда өч мөстәкыйль музейга — ватанны өйрәнү гыйлеме, нумизматика һәм үзендә 4726 сум 57 тиенлек 174 төрле әйбере булган нәфис сәнгать һәм борынгы истәлекләр музеена бүленә. Музей белән төрле елларда факультет деканы Д.Ф.Беляев (1894–1897), Д.В.Айналов (1897–1903), профессор А.М.Миронов (1903–1920) җитәкчелек итә. Музей, сатып алудан тыш, ректор Н.П.Загоскиннан, профессорлар Д.Е.Образцов, Д.А.Корсаков, Д.Ф.Беляев, Д.И.Дубяго, Зөя Успение монастыре архимандриты Афанасий атакайдан бүләк сыйфатында әйберләр ала. Д.В.Айналов музейны беренче тапкыр үзгәртеп кору эшләрен үткәрә (3 бүлек оеша: антик скульптураларның күчермәләре, борынгы истәлекләр, китапханә); «Казан Император университеты каршындагы Сәнгать һәм борынгы истәлекләр музее китаплары каталогы»н («Каталог книг Музея искусств и древностей при Императорском Казанском университете», 1990) бастыра; чит илләрдә командировкаларда сатып алган 800 гә якын төрле архитектура һәм сәнгать истәлекләре фоторәсемнәрен бүләк итеп тапшыра.

Музейны оештыруның беренче башлангыч этабында төп игътибар китапханәне сәнгать тарихына караган уку әсбаплары белән тәэмин итүгә бирелә. 1920 ел башында китапханәдә Шәрекъ, борынгы Греция һәм Рим, христиан һәм Византия сәнгате һәм археологиясе, урта гасырлар, Яңарыш чоры, рус борынгы истәлекләре һәм сәнгате, мәдәниятнең, дин һәм көнкүрешнең гомуми тарихы, география, картография һәм юлкүрсәткечләр, эстетика, сәнгатьнең гомуми тарихына кагылышлы күрсәтмә әсбаблар саклана, яңа сәнгать бүлекләрендә 2 меңнән артык басма хезмәт исәпләнә, журналлар туплана. Китапханәдә рус һәм чит ил классикларының һәм хәзерге сәнгать тикшеренүчеләренең (Б.А.Тураев, Н.П.Кондаков, В.В.Стасов, О.Г.Филимонов, А.Л.Погодин, Н.В.Покровский, Н.П.Лихачёв, А.Н.Бенуа, Винкельман, Гиро, Масперо, Куиньи, Лессинг, Байе, Верман, Дж.Рёскин һ.б.) хезмәтләре була. В.К.Мясоедов, Б.П.Денике, Д.В.Айналов, А.А.Сидоров, П.М.Дульский, А.М.Миронов һ.б.дан автографлары белән бүләккә бик күп китаплар кабул ителә.

Китаплардан тыш Микеланджело, Рафаэль, Рембрандт, Веласкес, Мурильо, Леонардо да Винчи, Брейгель һ.б. әсәрләренең фоторәсемнәре, зур форматлы гелиогравюралары — репродукцияләре сатып алына. Вакытлы басмалардан «Старые годы», «Пропилен», «Аполлон», «Столица и усадьба», «Русский библиофил», «Художественные сокровища России», «Искусство и художественная промышленность» журналлары игътибарга лаек. Әдәбият китаплары Берлин, Париж, Лейпциг, Дорнах, Рига, Санкт-Петербург шәһәрләреннән яздырып китерелә һәм Казан китап сатучылары Дубровин һәм Башмаковтан сатып алына. XX йөз башында музей китапханәсе Казанда сәнгатькә караган махсус басмалар тупланган бердәнбер урын була. Музей коллекцияләрендә археология, гамәли-бизәлеш сәнгате әйберләре, иконалар, нәкышь, уемлау һәм ташбасма ысулы белән төшерелгән рәсемнәр (ел саен 20 дән 50 гә кадәр экспонат сатып алына) бар. Төрле чорларга, шул чорларның мәдәниятенә һәм стиленә нисбәтле булган археол. һәм гамәли бизәлеш сәнгате әйберләре күптөрле: сасанилар көмеше, фарсылар һәм кыргызларның фирәзә һәм ахаклы зәркән үрнәкләре, борынгы Рим чоры предметлары, Кытай фарфоры, Кырымда казу эшләре вакытында табылган борынгы Греция ядкәрләре, 1812 елгы Ватан сугышы темасы буенча Ф.П.Толстойның медальоннар күчермәләре, Мисырның борынгы истәлекләре (саркофаг һәм 9 сын) — Мисыр хәлифәсенең император Александр III гә биргән бүләгенең бер өлеше; Микены шәһәре халкының борынгы ядкәрләренең (алар Г.Шлиман тарафыннан табылган) гальванопластикада эшләнгән коллекцияләре күчермәләре; А.С.Пушкинның үлгәннән соңгы битлеге һ.б. Коллекцияләр арасында күпчелекне иконалар һәм гыйбадәтханә җиһазлары: бакырдан коеп ясалган әйберләр, җыелма иконалар, ефәк белән чигелгән рәсемле иконалар, хачлар, панагияләр, патша ишеге һ.б. тәшкил итә. Христос, Мәрьям-Ана һәм изгеләр, христиан дини бәйрәмнәре сурәтләнгән әсәрләр күпләп тәкъдим ителә.

Сынлы сәнгать коллекцияләре рус һәм чит ил рәссамнарының рәсем, графика һәм скульптура әсәрләрен үз эченә ала. Сәнгать академиясеннән антик сынлы әсәрләрнең гипстан әвәләп ясалган күчермәләре керә; университет идарәсе музейга элек университетның төрле биналарында сакланган Гомер, Питтак, Гораций, Демосфен, Овидий, Кант, Барклай де Толли, Кутузов бюстларын тапшыра. Сынлы сәнгать бүлегендә XVII–XIX йөзләрдә немец, француз, фламанд, итальян (шул чор билгеләре буенча), шулай ук  рус осталарының аерым әсәрләре күрсәтелә. П.А.Радимов үзенең картиналарын, шул исәптән Казанда «Хәзерге заман рус сәнгате» (1909) күргәзмәсендә күрсәтелгән «Казанда бәйрәм көнендә саескан базары» картинасын бүләккә бирә. А.М.Миронов сәнгать әсәрләренең даими иганәчесе була; 1919 елда ул музейга таныш булмаган рус рәссамнарының киндергә төшерелгән «Бөек Пётрның портреты», «Хатын-кыз портреты», «Патшаның үтерелгән улы Дмитрийның анасы Мария Фёдоровна портреты» исемле картиналарын тапшыра. Шул ук елда музей Л.О.Сиклердан картиналар һәм аларның күчермәләрен бүләк итеп ала. Музей тупланмаларында графика әсәрләре арасында акварель белән ясалган портретлар (Россия патриархлары Иов, Гермоген, Филарет, Иосиф, Иосаф портретлары), Мәскәү һәм Казан күренешләренең ташбасма ысулы белән төшерелгән рәсемнәре, XVIII–XIX йөзләрдәге рус һәм чит ил осталарының уемлау ысулы белән эшләгән картиналарының күчермәләре һәм оригиналь әсәрләре бар.

1920 елда, тарих-филология факультеты бетерелүгә бәйле рәвештә сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы һәм музей эшләүдән туктый. Хәзер аның коллекцияләренең аерым әйберләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана.

Әдәбият      

Сыченкова Л.А. История Музея изящных искусств и складывание нового стиля культурной жизни в Казани // Казанский посад в прошлом и настоящем. К., 2002;

Назипова Г.Р. Университет и музей: исторический опыт губернской Казани. К., 2005.

Автор — Е.П.Ключевская