- РУС
- ТАТ
(Яктылыкка), әдәби, фәнни-популяр журнал
Журнал 1918 елның июленнән алып декабренә кадәр Казанда рус телендә чыга. 6 номер бастырыла.
«Өмет» типографиясендә басыла.
Казан губернасы гарип сугышчылар берлеге нәшир итә. Мөхәррирләре – А.Котомкин, И.Пантелеймонов, Н.Н. Фирсов, П. Червяков. Бизәлеш өлешен танылган рәссам Н.И.Фешин җитәкли, журнал матур итеп иллюстрацияләнгән була.
Редакция «эшче һәм игенчелек пролетариатының, бигрәк тә акыл, әхлакый һәм хуҗалык күтәрелешендә һәм камилләштерү эшендә, мәнфәгатьләренә хезмәт итү», дип саный.
Мәкаләләрнең тематикасы киң була; әдәбият, фәнни-популяр мәкаләләр, медицина, техника, иҗтимагый тормыш, юридик мәкаләләр, гаилә һәм мәктәп, гарип сугышчылар берлекләре, кооперация, театр, музыка һәм сәнгать, тәнкыйть һәм библиография, юмор һәм башкалар.
Беренче номердан С.Г.Скитальцның «Этапы» автобиографик повестеннән өзекләр, А.Котомкинның «Меченосцы» тарихи драмасы, башка авторларның шигырьләре һәм публицистик мәкаләләре басыла.
Әдәби бүлекнең актив авторлары арасында П.Богданов, А.Богданович, Т.Савина, Л.Толубаев була.
Профессор Н.Н.Фирсов җитәкчелегендәге фәнни-популяр бүлектә, мәсәлән, профессор Н.М.Петровскийның «Казандагы Беренче шәхси газета», П.А.Пономаревның «Казан татарлары тормышыннан» мәкаләләре, профессорлар В.М.Хвостов, Н. Н.Фирсовның һ. б. хезмәтләренә рецензияләр басыла.
Журналда Фирсовның «Покорение Казани», «Покорение Московской Русью Астрахани и попытки покоренных народов Среднего и Нижнего Поволжья отбиться от Москвы», «Борьба за Волгу» һәм башка әсәрләре дә басыла.
Һәр номерда Казанда куелган спектакльләргә күзәтү ясала.
Медицина бүлегендә профессорлар С.С.Зимницкий, М.О.Фридланд һәм башкалар төрле авыруларны дәвалау буенча киңәшләрен бастыралар.
Яраланган сугышчыларга ташламалар буенча юридик консультацияләр, укучыларның сорауларына җаваплар басыла.
Журнал акча җитмәү сәбәпле басылудан туктый.
Автор – Т.М.Насыров.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.