Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1554 елдан соң, Касыйм шәһәре.

Сөембикә – нугай бәге Йосыф кызы, Казан ханы Җангалинең хатыны.

Җангалигә 1533 елда кияүгә бирелә. Аның үлеменнән соң (1535), Сафагәрәй хан хатыны.

1549 елда Сафагәрәй, идарәчелекне улы Үтәмешгәрәй ханга калдырып, кинәт үлеп китә; Сөембикә балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй ханның регенты вазифасын ала.

Сөембикә ханлык белән Кошчак бәккә таянып идарә итә.  Кырымга йөз тоткан сәясәт алып барырга омтылуы белән Казан аксөякләрендә дә, рус хөкүмәтендә дә канәгатьсезлек тудыра.

Рус дәүләте белән хәрби каршылыкта тору (кара: Казанга рус дәүләте яулары) һәм аксөякләр арасында үзара килешү булмау сәбәпле, Сөембикә хөкүмәте Мәскәү яклы Казан аксөякләре тарафыннан бәреп төшерелә.

Сөембикә улын алып атасы тарафына, Нугай Урдасына качарга омтылыш ясый, әмма тотыла. Казанның яңа хөкүмәте һәм рус дәүләте арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә Сөембикә һәм аның улы 1551 елның 11 августында Мәскәүгә озатылалар.

Соңрак ул Шаһгалигә кияүгә бирелә һәм Касыйм шәһәренә җибәрелә. Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла (1553).

Кайбер мәгълүматларга караганда, Шаһгали Сөембикәгә карата үтә кешелексез мөнәсәбәттә була.

Йосыф бәкнең патша Иван IV гә хатлар язып, кызын үзе янына кайтарырга тырышуы нәтиҗә бирми.

1554 елда Йосыф бәк фаҗигале төстә һәлак булганнан соң, Сөембикә исеменең сәяси һәм дипломатик әһәмияте юкка чыга.

Сөембикә образы

Сөембикә – дөнья тарихындагы мөселман идарәче хатын-кызларының иң беренчеләреннән санала.

Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән; аны тоткын итү һәм Мәскәүгә озату Казанның руслар тарафыннан яулануы, татарларның үз дәүләтләрен югалтулары белән тәңгәлләштерелә.

Сөембикәнең шәхесе, аның фаҗигале язмышы халык эпосында («Сөембикә бәете»), рус, татар, төрек язучылары һәм публицистлары иҗатында чагылыш таба.

Ханбикәгә багышланган иң беренче тарихи-публицистик хезмәт – Сөембикәнең романтик образы (сәяси мәнфәгатьләргә түгел, ә мәхәббәт, нәфрәт, көнчелек хисләренә буйсынып эш иткән зирәк, чибәр, әмма мәкерле хатын-кыз) тасвирланган «Казанский летописец» («Казан елъязмачысы», XVI йөзнең икенче яртысы) әсәре. Мондый чишелеш соңрак иҗат ителгән әсәрләргә дә йогынты ясый.

XVIII йөз – XIX йөз башы рус тарихи поэмаларында – М.М.Херасков, «Россияда» (1779), А.Н.Грузинцев, «Покоренная Казань» (1810), Г.Р.Державин, «Грозный, или Покорение Казани» (1814) – Сөембикә Казан символы рәвешендә, русларга каршы юнәлдерелгән «кара» көчләрнең үзәге, мәкерле, аяусыз, шул ук вакытта рәхимле итеп сурәтләнә.

XIX йөз башыннан рус тарихи драма һәм романнарында Сөембикә образы үзгәреш кичерә башлый, ул сәяси мәнфәгатьләрне шәхси хисләре хакына корбан иткән шәрекъ хатын-кызы сыйфатындагы романтик натура буларак тасвирлана – С.Н.Глинка, «Сумбека, или падение Казанского царства» (1806), М.С.Рыбушкин, «Иоанн, или Взятие Казани» (1814).

Соңрак, В.И.Лапинның «Взятие Казани» (1855) әсәрендә Сөембикә образын чынбарлыкка якынлаштырып, катлаулы һәм фаҗигале итеп күзаллау омтылышы ясала.

Татар тарих белемендә (Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Һ.Атласи һ.б.), романнар, шигъри әсәрләр, тарихи драмаларда (Г.Исхакый, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Ф.Туйкин һ.б.) Сөембикә милли азатлык һәм рус баскынчылыгына каршы көрәш символы буларак сынландырыла.

Казан ханлыгы яуланыр алдыннан ул кичергән фаҗига халыкта азатлык өчен көрәшне дәвам итү ниятен көчәйтә. Татар әдипләренең романтик рухтагы әсәрләрендә (Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев һ.б.) татар ханбикәсенең идеаллаштырылган образы тудырыла. Татар халкының һәм Сөембикәнең уртак язмышы турында уйланып, Ф.Әмирхан ханбикәне «милләт анасы», «халык кызы» дип атый.

Татар әдәбияты аша Сөембикә образы төрек авторлары (И.В.Нәүрүзхан, Л.Каран, М.Кайа һ.б.) әсәрләренә үтеп керә һәм татар халкының милли сыйфатлары чагылышына әверелә.

1990 елларда иҗат ителгән татар тарихи прозасында – Р.Батулланың «Сөембикә» (1992), М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1992) романнарында һәм башка әсәрләрдә Сөембикә образында татар халкының баш имәс хөр рухы һәм ирек сөю сыйфатлары туплап бирелә.

Сөембикә исеме шәһәр топонимикасында (Казанда Сөембикә манарасы, Чаллыда Сөембикә проспекты һ.б.), вакытлы матбугатта («Сөембикә» журналы) мәңгеләштерелгән.

Кече планеталарның берсенә Сөембикә исеме бирелгән.

Чыганаклар

Катанов Н.Ф. Исторические песни Казанских татар // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1899. Т. 15, вып. 3.

Казанская история. М.–Л., 1954.

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. Казань, 2006.

Әдәбият

Газиз Г. Татар тарихы. Казан, 1922.

Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан, 1993.

Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. Казан, 1997.

Урманче Ф. Сөембикә ханбикә: җыентык. Казан, 2001.

Баженов Н.К. Казанская история. Казань, 1847.

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–64. Ч. 1–2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л.Измайлов