Биографиясе

1925 елның 9 марты, хәзер БРның Бакалы районы Үстем авылы — 1997 елның 24 сентябре, БРның Октябрьский шәһәре.

Уфа хәрби пехота училищесен тәмамлый (1946). Сугышка кадәр туган авылында умартачы булып эшли.

1943 елның февраленнән Кызыл Армия сафларында.

1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 105 нче гвардия укчы полкында автоматчы (46 нчы армиянең 34 нче гвардия укчы дивизиясе). 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен (1943) сугышта, Уңъяк яр Украинаны азат итүдә (1943–44), Яссы-Кишинёв (1944), Будапешт (1944–45) һәм Вена (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 17–18 апрелендә Раскаецы авылы (Молдавия ССРның Суворов районы) янында Днестр елгасының уңъяк ярындагы плацдарм өчен сугышта батырлык күрсәтә: гвардия лейтенанты Б.С.Васильев-Кытин җитәкчелегендәге ун сугышчыдан торган төркем составында граната белән дошманның күзәтү пунктын шартлата, 18 солдатын юк итә.

1947 елдан запаста. Октябрьский шәһәрендә яши. 1951–1988 елларда «Туймазынефть» НГДУында нефть һәм газ чыгаруда өлкән оператор, бригадир булып эшли.

Пенсиягә чыкканнан соң, сугыш һәм кораллы көчләр ветераннарының шәһәр советын җитәкли.

Бүләкләре

Фән һәм техника өлкәсендә СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1979). Ленин ордены, Октябрь революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин