1920 елда Татарстан, Урал һәм Себер өчен Казан район күн техникумы буларак ачыла, 1929 елдан Казан индустриаль техникумы, 1940 елдан Казан технология техникумы, 1944 елдан Казан механика-технология техникумы, 1955 елдан Казан җиңел сәнәгать техникумы, 2011 елдан – хәзерге исемдә.

Тегү әйберләрен конструкцияләү, модельләштерү һәм технологиясе; мех әйберләрне конструкцияләү, модельләштерү һәм технологиясе; тире эшләнмәләрен конструкцияләү, модельләштерү һәм технологиясе; тире һәм мех технологиясе; текстиль эшләнмәләр технологиясе; мәгълүмат системалары; товар белеме һәм куллану товарлары сыйфатына экспертиза белгечлекләренә укыту алып барыла. 

Россиядә көллият киез итек-киез итек һәм мех сәнәгате өчен кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты.

2018/2019 уку елында 760 тан артык укучы, 40 тан артык укытучы исәпләнә.