Авылга XVII йөзнең икенче яртысында Иске Кенәр авылыннан күчеп утыручылар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Байчура Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1878–1879 елларда авыл крәстияннәр кузгалышы үзәкләренең берсе була.

XX йөз башында авылда 4 мәчет, 5 җил тегермәне, 3 тимерчелек, 3 зур һәм 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире (Шинер-Кинер авылын да кертеп, хәзер Иске Кенәр) 4122,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 2 октябреннән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән –Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча  районнарында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге составына керә.

1930 елда – Г.Тукай исемендәге колхоз, 1959 елда – К. Якуб исемендәге колхоз, 1998 елдан Ш.Мәрҗани исемендәге күмәк предприятие составына керә. 2005 елдан “Вамин-Мәрҗани” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (1971 елдан), балалар бакчасы (2004 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

И.Г.Вәлиев (1949 елда туган) – инженер-механик, ТАССРның атказанган механизаторы, Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Г.Мәмсәви (1821–1871) – дин белгече, мәгърифәтче;

С.Г.Мәмсәви (1866–1920) – дин эшлеклесе, педагог.

Халык саны

1782 елда – 79 ир заты;
1859 елда – 1503,
1897 елда – 2030,
1908 елда – 2428,
1920 елда – 2228,
1926 елда – 1027,
1938 елда – 928,
1949 елда – 534,
1958 елда – 511,
1970 елда – 557,
1979 елда – 467,
1989 елда –347,
2002 елда – 368,
2010 елда – 371,
2015 елда – 358 кеше (татарлар).