Эчтәлек

1678 елдан Кенәр авылы буларак билгеле. 1920 елларга кадәр рәсми рус чыганакларында Шинер-Кинер исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү, урман кисү кәсепчелеге, олаучылык, сәүдә эше тарала.

XX йөз башында  мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире (Мәмсә авылын да кертеп) 4122,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Чулпан” колхозы оештырыла, 1951 елда беләштерелгән Киров исемендәге колхоз составына керә. 2017 елдан “Ашыт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 190 ир заты;
1859 елда – 371,
1897 елда – 476,
1908 елда – 636,
1920 елда – 472,
1926 елда – 445,
1938 елда – 439,
1949 елда – 294,
1970 елда – 300,
1979 елда – 243,
1989 елда – 163,
2002 елда – 171,
2010 елда – 164,
2015 елда – 155 кеше (татарлар).