Авылга 1630–1650 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге рус чынанакларында Средняя в вершине речки Нырты, Пшалом Новой исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, чана ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (1904 елда ачыла), 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1038,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Заря” колхозы оештырыла. 1995 елдан “Пошалым” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесе җавплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1930 һәм 1941 елларда яңа бина төзелә), 1941 елда – җидееллык, 1952 елда – урта, 1960 елда – тулы булмаган урта, 1966 елда – урта, 1998 елда – тулы булмаган урта, 2000 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты, балалар бакчасы (2012 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Нур” мәчете (2013 елдан) бар.

2004 елдан авылда “Пошалым чаналары” җыр фестивале уза (оештыручысы – Р.Р.Закиров).

Чана ясау кәсепчелеге сакланган (танылган оста – Р.Нигъмәтуллин).

«Пошалым чаналары» җыр фестивале лауреатлары

Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылы

Күренекле кешеләре

Р.Г.Галләм (1960 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты;

Р.Р.Закиров (1967 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 49 ир заты;
1859 елда – 369,
1897 елда – 565,
1908 елда – 593,
1920 елда – 648,
1926 елда – 680,
1938 елда – 773,
1949 елда – 645,
1958 елда – 466,
1970 елда – 344,
1979 елда – 540,
1989 елда – 192,
2002 елда – 182,
2010 елда – 178,
2015 елда – 175 кеше (татарлар).