Тарихы

1619 елдан мәгълүм (башка версия буенча, 1770 елларга кадәр нигез салына). Беренче исеме – Малая Семён-Головина (Биярь).

1860 елларга кадәр халкы (керәшен татарлар) дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1869 елда анда Чуча авылыннан (хәзер Питрәч районы) руслар килеп урнаша.

XX йөз башында поселокта изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1884 елдан, катнаш, керәшен-татар мәктәбе, бер сыйныфлы; вакытлыча алынган йортта урнаша) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 386,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Яңил авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Победа” колхозы оештырыла, 1934 елдан – “Самолет” колхозы, 1950 елдан – М.Вахитов исемендәге колхоз (Яңил авылы), 1963 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1992 елдан – Вахитов исемендәге крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Поселок тирәсендә чишмә бар.

Күренекле кешеләре

А.Д.Иванов (1912–2006) – Бөек Ватан сугышында катнаша, лейтенант, “Заветы Ильича” колхозы рәисе (Югары Чура, 1950–1962 елларда), 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 105,
1897 елда – 151,
1908 елда – 174,
1920 елда – 209,
1926 елда – 239,
1938 елда – 220,
1949 елда – 68,
1958 елда – 60,
1970 елда – 44,
1979 елда – 45,
1989 елда – 20,
2002 елда – 11,
2010 елда – 9,
2017 елда – 11 кеше (татарлар).