1792 елның 3 феврале, Бёкендорф шәһәре – 1866 елның 31 декабре, Ганновер шәһәре.

1843 елның апреле-октябрендә Россия хөкүмәтенең матди булышлыгы белән рус авыл җәмәгатьләрен өйрәнү максатында Үзәк Россия, Украина, Идел буе һәм Кавказ буйлап сәяхәт итә.

1847–1952 елларда немец телендә «Россиядә халык тормышының эчке мөнәсәбәтләрен, аеруча авылдагы оешмалар эшен тикшерү» («Исследования внутренних отношений народной жизни и в особенности сельских учреждений России» – рус теленә тәрҗемәсе – М., 1870 ел) дигән хезмәте дөнья күрә. Китапка Казан губернасында тупланган материаллар да кертелгән, ул төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен мөһим чыганак булып тора.

Хезмәтәре

Studien über die inneren Zustände, das Volksleben und insbesondere die ländlichen Einrichtungen Russlands. Hannover – В. 1847-52. Вd.1-3.

Әдәбият

Семеновский В.И. Крестьянский вопрос в России в XVIII и в 1-ой пол. XIX в. СПб., 1888. Т. 2.