Эчтәлек

Гөлчәчәкнең бүрегә әверелгән явыз сихерче каенанасыннан качып китүе бәян ителә.

Юлда Гөлчәчәкне күл, карама һәм каен агачлары коткарып калалар. Бүре агачның тамырларын казый башлагач, Гөлчәчәк сыерчыктан үзенең чәч бөртеген абыйсына илтеп бирүен сорый. Сыерчык чәчне капка ярыгына кыстырып калдыра, абыйсы, аны алып, думбрасына тарттырып куя. Чәч Гөлчәчәк тавышы белән ул тарыган бәхетсезлек турында сөйли һәм үзен коткаруын үтенә. Абыйсы бүрене үтерә һәм сеңлесен коткара.

Әкият мифологик мотивларга нигезләнгән: анда татар фольклорында еш очрый торган усал каенана һәм бәхетсез килен образлары, убырлылык мотивы бар, шулай ук табигать объектларына, хайваннарга һәм кошларга кеше сыйфатлары хас булу, чәч бөртегендә кешенең көче, җаны саклана дигән күзаллаулар чагылыш таба. Чәчмә текст тезмә өлешләр белән аралаша (кызның чибәрлеген сурәтләү, чәч бөртегенең ярдәм сорап ялвару җыры, бүре-каенананың янаулары һ.б.).

Беренче тапкыр «Гөлчәчәк» җыентыгында (1918 ел) «Җан Шәриф язмасы» дигән билге белән басылып чыга.

Әдәбият

Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994.                      

Автор – Ф.И.Урманчеев