Эчтәлек

1836 елда языла (соңгы редакциясе – 1842 ел).

Рус драма репертуарына нигез салучы пьесаларның берсе.

Казанда беренче тапкыр 1836 елның сентябрендә гастрольгә килгән М.С.Щепкин тарафыннан сәхнәләштерелә.

1869 елда пьеса буенча спектакль тәүге тапкыр цензура бозуына дучар ителми генә П.М.Медведев тарафыннан куела.

1886 елда пьесаның язылуына 50 ел тулу уңаеннан спектакль Панаев бакчасындагы җәйге театр сәхнәсендә «Ревизор» чишелеше» белән бергә бара. Беренче актер (М.С.Щепкин) ролен Медведев башкара.

XIX йөз дәвамында Казан шәһәр театры сәхнәсендә «Ревизор». ел саен куела.

Алдагы елларда спектакль Мәскәү художество театры актеры А.И.Канин тарафыннан 1901 елда, 1902 елда, 1908 елда – Н.И.Собольщиков-Самарин антрепризасында, 1910 елда – Н.Д.Кручинин антрепризасында, 1912 елда В.В.Образцов антрепризасында күрсәтелә.

1913 елда, 1915–1917 елларда һәм 1919 елда спектакль бер үк вакытта Казан шәһәр театры һәм Яңа клуб сәхнәләрендә бара; сәхнәгә куючы режиссерлары – П.Н.Добровольский, А.П.Двинский, М.Ф.Добряков, А.И.Каширин.

Совет Зур театры (хәзер – Казан Зур драма театры) сәхнәсендә «Ревизор» 1922 елда – режиссер В.С.Зотов, 1925 елда – Л.Ф.Лазарев, 1933 елда – В.А.Чиркин, 1939 елда – Г.П.Ардаров, 1944 елда – Е.Г.Гаккель, 1994 елда – А.Я.Славутский тарафыннан куела.

Казан театры сәхнәсендә Городничий ролен М.С.Щепкин, П.М.Медведев, Ф.В.Григорьев, А.В.Калаганов, Г.Н.Прытков, Хлестаков ролен А.П.Ленский, Ю.М.Юрьев, А.Д.Гусев, Н.И.Якушенко башкара.

Татар театры сәхнәсендә спектакль беренче тапкыр 1916 елда «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Г.Кариев тарафыннан куела.

Спектакльдәге рольләрне башкаручылар: Городничий – Г.Кариев, Хлестаков – К.Тинчурин, Осип – Камал I, Анна Андреевна – Г.Болгарская, Марья Антоновна – Н.Таҗдарова, Земляника – Х.Колмәмәт, Ляпкин-Тяпкин – Н.Сакаев, Бобчинский – Камал II, Добчинский – Б.Болгарский.

1920 елда «Ревизор» М.Мутин тарафыннан куела; рольләрдә – М.Мутин (Городничий), С.Айдаров (Хлестаков), Н.Сакаев (Осип), К.Шамил (Бобчинский), М.Вәлишин (Добчинский).

1926 елда Татар академия театрында «Ревизор» спектакле Г.Девишев куюында бара; 1928 елда К.Тинчурин тарафыннан куела; спектакльнең премьерасы Казан Зур драма театры сәхнәсендә 9 мартта күрсәтелә, пьесаның тәрҗемәсе З.Солтанов тарафыннан кабат эшләнә; Городничий ролен – З.Солтанов, Хлестаковны К.Тинчурин уйный.

1929 елда һәм 1933 елда спектакль яңадан сәхнәгә кайтарыла.

1949 елда Ш.Сарымсаков тарафыннан куела. Составында: Городничий – Н.Гайнуллин, Хлестаков – Г.Шамуков, Осип – Г.Надрюков, Анна Андреевна – Ф.Камалова, Марья Антоновна – М.Шәрипова, Ляпкин-Тяпкин – М.Уразиков, Хлопов – Ф.Халитов.

«Ревизор» Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә дә (1936 елда – режиссер А.Ю.Вилинский, 1958 елда – режиссер Л.Г.Щеглов; Городничий ролен П.А.Мулярчик башкара) куела.

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Илялова И., Ингвар И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Благов Ю. «... получил прозвище Казанский». Казань, 2001.

Автор – Ю.А.Благов, И.И.Илялова