Фаразларның берсе буенча, Нугай Урдасы идарәчесе Нурадын бәкнең үлеменнән соң исеме уртаклык исемгә әверелә.

Тагын бер фараз Кырым ханлыгында нурадын титулы калга (рәсми варис) артыннан соң килүче тәхет варисын аңлаткан, нурадын атамасы Сәгадәтгәрәй солтанның аталыгы Нурадыннан киткән дип исәпли.

Мөхәммәдгәрәй II хан (1577–1584) вакытында Нурадын тәхетнең икенче варисы итеп билгеләнә. Шул заманнардан Кырым дәүләте документларында «Нурадын» титулы «калга» титулы белән янәшә куела.

Автор — М.Г.Госманов