Биографиясе

1949 елның 8 июлендә Киров өлкәсенең Көлмез районы Көлмез поселогында туа.

1971 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1995 елдан аналитик химия кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре биологик актив кушылмаларның электроаналитик химиясенә карый.

Медянцева фермент-субстрат, антитәнчек-антиген, металл-лиганд системаларын вольт-ампер үлчәнешле детектирлауның гомуми юлларын һәм принципларын тәкъдим итә һәм нигезли. Төрле табигатьле (шул исәптән биосенсорлы) иммобильләшкән катализаторлар белән ампер үлчәнешле сенсорлар, иммунофермент сенсорлар, шулай ук иммунохимик һәм иммунофермент анализның яңа вариантларын эшли. Төрле факторларның иммобильләшкән ферментларның каталитик активлыгына тәэсире барлыгын ачыклый.

Уйлап табуга 13 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре      

Основы электроаналитической химии. К., 1986 (автордаш);

Амперометрические датчики на основе иммобилизованных ферментов // Успехи химии. 1991. Т. 60, № 4 (автордаш);

Ионы металлов как эффекторы ферментов // Успехи химии. 1998. Т. 67, № 3 (автордаш).