Биографиясе

1896 елның 12 декабре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Матвеевка авылы, хәзер Минзәлә районының Иске Матвеевка авылы – 1950 елның 24 августы, Мәскәү.

Милләте татар.

Өлкән командирлар составы (1925 ел), «Выстрел» (1927 ел) курсларын, Мәскәүдәге М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1932 ел) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында өлкән унтер-офицер.

1917 елдан Кызыл Армиядә.

Гражданнар сугышында Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда рота, батальон, полк белән җитәкчелек итә, Н.И.Махноның Крәстияннәр армиясенә, Урта Азиядә баш күтәргән милли частьләргә каршы сугышларда катнаша.

1925–1926 елларда – Монголия Халык армиясендә инструктор.

1927 елдан укчы полк командиры ярдәмчесе.

1933–1939 елларда Мәскәү хәрби пехота мәктәбе штабы башлыгы, укчы дивизия штабы башлыгы, соңрак – командиры.

1939 елдан – Калинин, 1940 елдан Идел буе хәрби округлары штаб башлыгы.

Бөек Ватан сугышында 21 нче армиянең штаб башлыгы (1941 елның июль – сентябре) һәм командующие (1941 елның августы, 1941 елның октябре – 1942 елның июне), Сталинград фронты командующие (1942 елның 23 июле – 12 августы), 33 нче (1942 елның октябре – 1944 елның марты) һәм 3 нче (1944 елның апреле – 1945 елның мае) гвардия армияләре командующие.

Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Ржев-Вязьма, Спас-Демен, Смоленск, Берлин, Прага (1945 ел) операцияләрендә катнаша.

1945–1947 елларда Идел буе хәрби округы командующие.

Нигезсез репрессияләнә (1947), атып үтерелә; үлгәннән соң реабилитацияләнә (1956).

1946 елда СССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, өч 1 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр һәм чит ил орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

В.Н.Гордов исеме Мәскәүнең Дон зиратында репрессия корбаннары һәйкәлендә мәңгеләштерелә. Минзәлә шәһәрендә Җиңү паркында Геройлар аллеясында аның бюсты урнаштырыла. Герой исеме белән Минзәләдә урам һәм Минзәлә районының Иске Маҗын авылында кадетлар интернат-мәктәбе атала.

Әдәбият

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 888, 892, 922, 923;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 48.      

Автор – М.В.Гордова, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина